Бәрәңге бәйрәме — 15 сентября 2026 г. в 17:17:23.370
Бәрәңге бәйрәме Исергәп авылында Бәрәңге бәйрәме оештырылды. Уңган хуҗабикәләр җырлы-уенлы бәйрәмгә бәрәңге ризыклары пешереп алып килде. Бәйрәмгә килүчеләргә бәрәңгенең килеп чыгу тарихы, сортлары, файдасы һәм үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирелде. Гади генә булган бәрәңге хакында җырлар, шигырьләр яңгырады. “Дөньяда иң тәмле ризык” күргәзмәсендә бәрәңге ризыклары турында язмалар, рецептлар куелды. Оста хуҗабикәләр әзерләгән бәйрәм табыны бәрәңге ризыкларыннан гына торды. Гөлшат Тимаева бәрәңге боламыгы, Халидә Шәйхетдинова бәрәңге пирогы пешереп алып килгән. #ВкусныеБавлы #ТәмлеБаулы #Баулыинформ #Славатруду #Татмедиа

