Баулы ветеранын котлаганнар — 15 сентября 2026 г. в 17:16:28.767
Баулы ветеранын котлаганнар Шалты авылында яшәүче Фәемә Хәмит кызы Гыйбадуллинага 94 яшь тулган. Аны олуг гомер бәйрәме белән Шалты җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин, авыл ветераннар советы рәисе Ринат Канипов һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә тәбрик иткән. Ил президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк тапшырганнар. Фәемә Хәмит кызы 1932 елның 15 сентябрендә Яңа Шалты авылында дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Колхозда төрле эшләрдә, бухгалтериядә хезмәт куя. Гаилә корып, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерә, олы тормыш юлына озата. Фәемә Гыйбадуллина, бүгенге көндә балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан әби булып, изге теләкләрен, догаларын теләп, матур итеп яшәп ята. “Фәемә апаның хәтере бик яхшы, бөтен нәрсә исендә. Бик башлы апа ул безнең”, – дип сөйләде Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Балалары, оныклары, туганнары терәгендә бәхетле картлык көннәре кичергән Фәемә апага киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз”. Фото: Гөлназ Вахитова архивы

