Кызыл эремчек ясыйбыз — 29 сентября 2026 г. в 16:59:02.878
Кызыл эремчек ясыйбыз Баулы шәһәрендә яшәүче Сәвия Низамова үзләре җитештергән куе сөттән күп төрле ризыклар әзерли. Уңган хуҗабикә #ТәмлеБаулы проектының бишенче чыгарылышында кызыл эремчек ясарга өйрәтте. Бу ризык татар халкының милли ашлары арасында лаеклы урын алып тора. Кызыл эремчек – бик тәмле һәм файдалы, аннан гөбәдия һәм башка төрле камыр ашлары да әзерләргә була. Аш-су остасы кызыл эремчекне куе сөт, катык, эремчек суы, йомырка, шикәр комы кулланып ясады. Сөт көймәсен өчен, калын төпле кәстрүлнең төбен атланмай белән майлады. Сөт кабарып ташымасын өчен, кәстрүл өстенә аркылыга агач кашык куйды. #ТәмлеБаулы #ВкусныеБавлы #БаулыИнформ #Татмедиа