Баулы районында Йөзьяшәр әбине котлаганнар
Баулы районында Йөзьяшәр әбине котлаганнар Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шалты авылында яшәүче 100 яшьлек Мөслимә Мифтиеваны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик иткәннәр, бүләкләр тапшырганнар. Мөслимә Хәлил кызы Мифтиева 1926 елның 19 февралендә Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында дөньяга килә. Тормыш авырлыкларын күп кичерергә туры килә аңа, авыр сугыш елларының ачысын да татый. 1952 елда Шалты авылына Мөхәммәтдин исемле егеткә кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары исән-сау, оныклары, оныкчыклары бар. Мөслимә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать, биргәненә шөкер итеп, улы Әнәс абый, килене Розалия апа тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Тыл ветеранын Өлкәннәр көне белән якыннары гына түгел, җирлек, район, республика җитәкчелеге дә котлаган. Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов район башлыгы һәм Татарстан Рәисе бүләкләрен тапшырган. Фото: Гөлназ Вахитова архивы