Перейти к содержимому
Максиметер

Баулыда Алтын туй гөрләде

Баулыда Алтын туй гөрләде   Миргасыйм һәм Венера Исрафиловларның бергә гомер итүләренә илле ел тулды. Алар алтын туйларын Баулы районы ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә тилгеләп үттеләр. Исрафиловлар – күпләргә үрнәк булып гомер итүче пар. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар. Венера Фәсхетдин кызы – хәстәрлекле хатын, сөекле әни һәм кайгыртучан әби. Миргасыйм Мәгасүм улы – төпле гаилә башлыгы, зирәк ата һәм шаян бабай.     Миргасыйм Мәгасүм улы гомер буе машина йөртүче булып эшли, мелиорация оешмасыннан пенсиягә чыга. Ә Венера Фәсхетдин кызы хезмәт юлын кушылмалы азык җитештерү заводында башлый, ә аннары нефть базасына оператор-ягучы булып урнаша, лаеклы ялга кадәр шунда фидакарь хезмәт куя.     Миргасыйм һәм Венера Исрафиловларның исемнәре “Баулы районының Мактаулы юбилярлар китабы”на кертелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова аларны алтын юбилярлар дип игълан итте, җылы теләкләрен юллады. Бу истәлекле вакыйга белән юбилярларны Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Сафиуллин котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярлар элек хезмәт куйган оешма вәкиле Булат Хуҗиев тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады, бүләкләде.   Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле күп санлы туганнары, балалары һәм оныклары котлавы булды. Алар юбилярларга мактау сүзләре җиткерделәр, аларның ачык йөзле, кунакчыл булуларын, барлык авырлыкларны бергәләп җиңүләрен, үрнәк булып яшәүләрен билгеләп үттеләр, рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.   Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты солисты Гөлнара Абдуллина Исрафиловлар хөрмәтенә күңелләргә үтеп керерлек җыр башкарды.   Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

257 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

644 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.