Перейти к содержимому
Максиметер

Баулыда – бәйрәм ярминкәсе

Баулыда – бәйрәм ярминкәсе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Баулының төп мәйданында бәйрәм ярминкәсе, кул эшләре осталары күргәзмәсе узды. Мәйданда иртәдән үк җанлылык, бәйрәм рухы сизелде. Музыка уйнап торды. Сәүдә рәтләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре һәм төрле сувенирлар урын алды. Биредә, гадәттәгечә, җирле җитештерүчеләр сөт һәм ит ризыклары, яшелчә, бал һәм башка товарлар белән сәүдә иттеләр. Иң күп сатып алучылар, гадәттәгечә, сыер ите сата торган нокталарда булды. Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл җирлекләре вәкилләре дә катнашты. Салих җирлеге вәкилләре сатып алучыларны хәтта чәй белән сыйлады. "Бәйрәм булгач бәйрәм булсын дидек: чәй табыны кордык, татар халкының милли ризыкларын алып килдек. Өчпочмак белән сыйланып китегез", – дип каршы алды Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. Ярминкә белән Баулыга эш сәфәренә килгән Татарстан дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та танышты, җирле җитештерүчеләр белән аралашты. Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

135 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.