Вак бәлеш
Вак бәлеш Алда ял көннәре. Гаиләгезне һәм якыннарыгызны вак бәлеш пешереп сыйлагыз әле. Аны пешерүе тиз дә, тәмле дә. Вак бәлешләрне әче камырдан да, төче камырдан да ясарга була. Бу юлы әче камыр белән ясыйбыз. Камыр өчен ярты литр җылымса сөт, чеметем генә тоз, шикәр комы, коры чүпрә, 1-2 аш кашыгы сыек май салып кулга ябышмаслык камыр басабыз. Эчлек өчен вак итеп тураган ит яки фарш, суган һәм бәрәңге. Тәменчә тоз һәм төелгән борыч салабыз. Вак бәлешләрне теләгән зурлыкта ясап, табага тезеп пешерергә. Фото: Индира Сәйфуллина
Канал в каталоге Максиметера
642 подписчиков · Новости