Минем башта бихисап идеяләр. Шушылардан чыгып,
Минем башта бихисап идеяләр. Шушылардан чыгып, үземне берничек тә бәхетсез дип әйтә алмыйм. - Ә хакимият белән арагыз ничек? - Начар. Мине Совет илендә үк ышанычсыз дип КГБга исәпкә куйганнар иде. Әле дә шул исәптәмен. Әмма моңа артык исем китеп бармый. Чөнки язучы бәйсез булырга һәм теләсә нинди системада да үз фикерен әйтеп бирергә тиеш. - Мактаулы исемнәрегез? Хатыным миңа: «Җаным», — ди. Бу миңа дөнья йөзендә иң матур исем. Һәм миңа бүтәне кирәкми дә. - Сез ничек иҗат итәсез? - Әсәр башта башымда туа. Аннан, түзәлмәсәм, кулыма каләм алам. Башымда туып, кәгазьгә күчерергә вакыт җитмичә әллә күпме хикәяләрем-повестьларым онытылды. Кызганыч, күпләр кебек язарга кирәк дип кулга каләм алып мәҗбүри утырганым юк. Менә монысы бик начар. - Үз әсәреңне рекламаларга кирәкме? - Элек кирәкми, ә хәзер кирәк дип исәплим. Чөнки әсәреңне тудырырга гына түгел, ә аны тормышка чыгарырга да бик кирәк. Мәсәлән, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып «бабайчылык» турында «Мәетләр тирләми» исемле күләмле әсәр язган идем. Тыйнаклыгым аркасында ул күләгәдә калды, юкса, укып караган кешеләр бик югары бәяләделәр. Әле «Зөләйха күзләрен йома» әсәрен тәмамладым. Аның турында дүрт тапкыр язып та чыктылар инде. Нәтиҗәдә — «Зөләйха күзләрен йома” ны беләләр, ә «Мәетләр тирләми” не — юк. - Киләчәккә планнарыгыз? - Хатынымны тагын да бәхетлерәк итү, балаларымны чын татар кешеләре итеп үстерү, бик яхшы әсәрләр язу, дөнья тирәли сәяхәткә чыгу, җәяү хаҗга бару, дөньяда бер мәчет салу. - Познер бер тапшыруында: «Ходайны очратсаң, нәрсә дияр идең», — дип сорый иде. Ә сез? - Мин башта хатыным һәм балаларым өчен рәхмәт әйтер идем. Үзем һәм гаиләм өчен бер нәрсә дә сорамас идем (чөнки без болай да бик бәхетле). Дөнья йөзендә күпме чирле бала туа. Менә шуларга сәламәтлек сорар идем. - Рәхмәт, Габдулла абый. -Рәхмәтегезгә рәхмәт! Габдулла Мәхмүт улы Вафин — татар язучысы, публицист. 1967елның 10 ноябрендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлый. «Өмет», «Кызыл таң», «Тулпар» басмаларында эшли. Беренче хикәяләрен студент елларында ук яза. 2007 елда Уфада «Алдау көне галәмәте» исемле китабы басылып чыга. Тулырак: intertat.tatar/news/gabdu...