Әмма мин гашыйк була идем һәм шул ук секундта ниндидер эчке тоемлавым белән аның икенче...
Әмма мин гашыйк була идем һәм шул ук секундта ниндидер эчке тоемлавым белән аның икенче яртым булмавын аңлый идем. Мин гомер буе кайдадыр Ходай тарафыннан яратылган икенче яртым барлыгын тоеп яшәдем һәм аны бертуктаусыз эзләдем. Аны хәтта төшләремдә күрә идем, тик кайдалыгын гына белми идем. Яңа кыз белән таныша идем һәм шул ук секундта аның үземнең ярым булмавын аңлый идем. Мин ел саен Яңа ел төнендә яңа елга план төзи идем. Ә беренче графасына «Мәхәббәтемне табарга», — дип язып куя идем. Ә 37 яшьләргә җиткәндә бераз пошаманга да бирелеп ала, «Икенче яртым Африкада пальма астында банан ашап ятмый микән, Африкага барырга каян акча табарга икән?» — дип тә уйланып йөри идем. Ә 42 яшемдә, һич уйламаганда, үземнең Люциямне очраттым. Уфада тәүлек буе сөйләшеп чыктык. Аннан ул Тәтешлесенә кайтып китте һәм мин үземнең үлеп-үлеп гашыйк булуымны аңладым. Берничә көн сөю утында янгач, аңа бу турыда белдереп СМСка җибәрдем. Җавабыннан миңа карата битараф түгеллеген аңлагач, телефон аша тәкъдим ясадым. Сөйгәнем уйларга өч көн сорады. «Ул кадәр түзәлмим, өч минуттан үләм», — дигәч — ике минуттан ризалашты. Коштай очып Тәтешлегә барып кулын сорап кайттым, аннан бай яшәмәвемне һәм, шуңа өстәп, өлкән яшьтәге әниемнең дә барлыгын күрсен дип үзебезгә кунакка чакырдым. Әмма болар гына сөйгәнемне куркытмады — беренче очрашудан соң 47 көн үткәч никах ясап өйләндек, ә тагын да бер айдан ак күлмәк алып туй үткәрдек. Өйләнешкәч тә балалар турында уйларга курыктым. (Монысы минем өчен баш җитмәслек хыял иде). Әмма, шуңа да карамастан, Аллаһыга шөкер, 43 яшемдә кызым Чулпанны, 47 дә улым Ильясны таптым. - Таптыгыз?! - Әйе, аларны хатын гына түгел, ә мин дә таптым дип исәплим. Йөккә калгач инде куануларыбызны күрсәгез икән! Аннан сабыйны югалту куркыныч янады. Безнең хастаханәләрдә ятуларны, күпме кайгыруларны күрсәгез икән. Җитмәсә, табиблар консилиум үткәреп: «Итог неблагополучен», — дип карар да чыгарып куйдылар. Ярый әле, минем бәхеттән бер туган тиешле җиңгәм республиканың иң текә бала табу йортының баш табибы булып эшли иде. Аңа елый-елый чаптык. Һәм Марина җиңгәм ярдәмендә дөньяга сау-сәламәт Чулпан исемле бала туды. Мин канатланып киттем. Табиблар бүтән бала табырга киңәш итмәсәләр дә, миңа һәм хатынга малай да кирәк иде. Без янә Аллаһыга тапшырдык. Йөклелек бик авыр узды. Хатын биш тапкыр гына хастаханәдә ятты. Аларның хәлләренең начараюының чигенә җиткәч, без янә Марина җиңги янына чаптык. Улымны кесарев кисүе ярдәмендә тудырдылар һәм хәле начар булу аркасында реанимациягә салдылар. Анда ул 7 көн ятты. Бу вакытта безнең ниләр кичергәнлекне сөйләп тә бетәрлек түгел. Шулай булгач, балаларны хатыным белән мин дә бергә таптым. Чөнки алар минем дә җанымнан чыкты. Тагын, шунысын да әйтим, алар икесе дә сау-сәламәт. Кызым — вундеркинд. Өч яшьтән үзлегеннән хәрефләр, дүрттән укырга өйрәнгән кеше. Мәктәпкә кергәнче (без аны алты яшьтән бирдек) өч телдә сөйләшә, меңгә кадәр чутлый белә иде. Әле гел бишкә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, яхшы урыннар ала. Фантазиясе дә бай, юмор хисе дә баштан ашкан. Бер белмәгәне юк. Көннәр буе әдәби китап укый. Үскәч татар-инглиз язучысы булам, ди. Ә малайны спортка бирергә уйлап торам. - Сез заманында милли хәрәкәткә дә йөргәнсез икән. - Әйе. Чөнки татарлык миндә бәләкәй чактан ук килә. Шуңа да Уфада дусларым Фәнүз Хәбибуллин һәм Фәрит Гыйззәтуллин белән беренчеләрдән булып Татар студентлар берлеге төзеп, төрле листовкалар да таратып йөргән идек. Тик, кызганыч, сафларыбыз өч кешедән артмады — безгә кушылырга курыктылар. Аннан Кәрим абый Яушев командасына кереп киттем. - Сез бәхетлеме? - Бәхетле, бик бәхетле. Чөнки мин 3 млрд хатын-кыз арасыннан үземнең икенче яртымны эзләп таптым. Минем сөеп туя алмаслык балаларым бар. Мин бәйсез һәм ирекле, бер кем алдында да баш иеп йөрмим, беркемнән дә курыкмыйм, дөресен теләсә кемнең йөзенә бәреп әйтә алам (аңлый белгән кешегә монысы да зур бәхет). Мин тере. Мин сәламәт.