...Әни мәрхүм булгач, Бәләбәйгә күчтек....
...Әни мәрхүм булгач, Бәләбәйгә күчтек.... ====================== ГАБДУЛЛА ВАФИН: «МӘХӘББӘТЕМ АФРИКАДА ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ» Башкортстанда яшәп иҗат иткән язучы Габдулла Вафин мәхәббәт һәм иҗат турында фикерләре белән уртаклаша. - Габдулла абый, дөресен әйткәндә, Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәримнең яңартылган музеен ачу тантанасында сезнең белән очрашканга хәтле минем язучы Габдулла Вафин турында бөтенләй ишеткәнем дә юк иде. - Моңа һич аптырарга ярамый. Мине Татарстанда бик сирәкләр генә белә. Башкортстанда да белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк. Әмма, шуңа да карамастан, дистәдән артык хикәяләрем, өч повестым, Башкортстан китап нәшриятендә чыккан ике китабым булгач, кесәмдә язучылар берлеге әгъзасы дигән таныклык яткач, исемем төрле белешмәләргә һәм татар википедиясенә кергәч, үземне язучы дип исәплим инде. - Ә үзегезне кайчаннан бирле язучы дип исәплисез? - Үземне белә башлаганнан бирле. Ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә — башлангыч сыйныфлардан. Укытучы Габдулла Тукай турында сөйли башлады һәм бар класс миңа борылып карады (кайсы елмаеп, кайсы көнләшеп, кайсы сокланып). Шушы хәл мин мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итте. Башлангыч сыйныфларда хәтта олырак малайлар миңа: «Нигә күп итеп шигырь яздың. Аларны безгә ятларга бирделәр», — дип бәйләнәләр дә иде. Шуңа күрә Апуш дип ирештерүләренә дә артык нык исем китми иде. Элегрәк: «Партия белән Ленин игезәкләр», «Ленинны уйласак — партия, партияне уйласак — Ленин искә төшә», — дигәндәй, мин дә үземне Тукай белән бербөтен дип исәпли идем. Аннан безнең гаиләдә китап культы иде. Әти: «Чын язучы урамда яткан төймә турында да роман яза алырга тиеш», — дип исәпли һәм абый белән миндә әдәби талант чаткылары күреп, төрле сүзләр әйтә һәм шулар турында әсәр яздырта иде. Мәрхүм, дөрес чамалаган, шуңа да икебез дә иҗат юлыннан киттек. Мин 14 яшемдә үз алдыма өч пункттан торган максат куйдым. Шуның берсе «Язучы булу» иде. - Ә калган икесе? - Чын кеше булырга һәм дөреслек өчен көрәшергә. - Ә тормыш елларыгызны байкагаганда? - 1985 елны, үз авылыбыздагы урта мәктәпне тәмамлагач, язучы булу хыялы мине Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлегенә алып килде. Икенче курстан соң үз теләгем белән армиядә хезмәт итеп кайттым. Бишне бетмәс борын ук мине «Өмет» гәзитенә эшкә чакырдылар. Журналист булып эшләп йөргән көннәремнең берсендә авылга кайтсам — әни урын өстендә. Шул кайтуымнан бүтән китә алмадым инде, 21 ел ярым әниемне карадым. (Соңгы сигезендә хатыным Люция белән). Әни мәрхүм булгач, Бәләбәйгә күчтек. Башта таксисит булып, аннан горгазда слесарь булып эшләдем. Бүгенге көндә «Бәләбәй хәбәрләре» гәзитен чыгарып йөрим. - Сезне бик соң өйләнгән диләр. Сәбәбе? - Мин гомер бакый хатын-кыз затына гашыйк булдым. Икенче сыйныфта укыган чагым. Үлеп-үлеп үзебезнең укытучы Сания апага күзем төште. Аны гына уйлап йөрим. Өйләнгәч ничек итеп «Саниямне» чишендерүемне күз алдыма китерәм. Дәфтәремнең соңгы битенә дә «Габдулла + Сания = Мәхәббәт», — дип язып куйдым. Карап торуга оялчан һәм юаш кына малай идем, ә шул ук вакытта күңелемдә сөю вулканнары ургыла иде. - Әле Сания апаны күргәнегез бармы? - Без аның белән даими очрашып торабыз. Татар җыеннарында. Сания апа әле дә кызлар кебек — йөгереп кенә йөри. - Ул сезнең яратуыгызны беләме? - Сания апаны яратуым бала чакта калды инде. Ә белүгә килгәндә — юктыр. Аның урынына бу турыда хатыным белә. - Ә ул ни ди? - Көлә! - Аннан? - Аннан югары сыйныф кызларына гашыйк була башладым. Тик кемнәргә икәнен генә хәзер инде хәтерләмим инде, чөнки алар бик күп иде. Мәктәпне тәмамлагач, БДУның татар теле бүлегенә укырга кердем. Монда группада өч кенә егет идек, тулай торакта да гел гүзәл зат вәкилләре генә иде. Туксанынчы еллар. Модага лосина дигән сылашып тора торган ыштан чыкты. Кызлар шуны киеп, кыска футболка белән урамда йөриләр иде. Каһәрең, күзеңне дә алмаслык матур күренеш иде. Миңа, татар кешесе буларак, яшел төс ошый иде, шуңа да яшел лосина кигән һәр икенче кызга гашыйк була идем.