Журнальный мир — 24 июня 2026 г. в 13:10:29.531
Журнальный мир #БиблиотекиЕлабуги #ЛетовТатарстане 24 июня в рамках республиканского проекта «Лето в Татарстане» и проекта «Летний читальный зал» в городском парке «Александровский сад» состоялся информационный час «Журнальный мир». Мероприятие организовали сотрудники Центральной библиотеки имени А. С. Пушкина для жителей и гостей города Елабуга. Библиотекари подробно рассказали о журналах, которые получает библиотека, обратив особое внимание на самые интересные рубрики и актуальные публикации. Посетители смогли не только узнать о содержании изданий, но и полистать свежие номера, чтобы лично оценить стиль подачи материала и оформление. Большой интерес вызвали журналы «Родина», «Казань», «Идель», «За рулём» и другие. Любителей истории привлекли публикации о значимых событиях и выдающихся личностях, ценителей региональной культуры — материалы о традициях и современной жизни Татарстана, а автолюбители с интересом изучали обзоры и советы из профильного издания. «Журнал дөньясы» 24 июньдә «Татарстанда җәй» республика проекты һәм «Җәйге уку залы» проекты кысаларында шәһәрнең «Александр бакчасы» паркында «Журнал дөньясы» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараны А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен оештырды. Хезмәткәрләр китапханә ала торган журналлар турында җентекләп сөйләделәр, иң кызыклы рубрикаларга һәм актуаль басмаларга аерым игътибар бирделәр. Килүчеләр басмаларның эчтәлеге турында белеп кенә калмады, ә яңа номерларны карап чыгып, материалны бирү стилен һәм бизәлешен шәхсән бәяләделәр. «Родина», «Казань», «Идел», «За рулем» һәм башка журналлар зур кызыксыну уятты. Тарих сөючеләрне әһәмиятле вакыйгалар һәм күренекле шәхесләр турындагы мәкаләләр, төбәк мәдәниятен яратучыларны — Татарстанның традицияләре һәм хәзерге тормышы турындагы материаллар җәлеп итте, ә автоһәүәскәрләр профильле басмадагы күзәтүләрне һәм киңәшләрне кызыксынып өйрәнде.

