Мәктәпкә! — 2 сентября 2026 г. в 13:37:59.918
Мәктәпкә! Чәчәкләр тотып кулга, Без чыктык матур юлга. Һәркем белә, әлбәттә, Без барабыз мәктәпкә! Безне котлый әтиләр: — Бик дәү үстегез! — диләр. Өйрәтәләр әниләр: — Әйбәт булыгыз! — диләр. Дәү әти, дәү әниләр: — Хәерле юл, хуш! — диләр. Бари Рәхмәт
236 просмотров

