Перейти к содержимому
Максиметер

Гимназиянең 8 - 10 нчы сыйныф укучылары Буа театрында🎭

Гимназиянең 8 - 10 нчы сыйныф укучылары Буа театрында🎭 🎭Театрга нигез салучы Зөләйха Богданованың (1886 -1950)140 еллыгына багышланган ачык лекция тыңладылар. З. Богданова - татар театрының беренче артисткасы. Ул 1910 нчы елда "Сәйяр", 1912 нче елдан "Нур" труппаларында, 1922 - 1924 нче елларда Казанда Татар академия театрында хезмәт итә. Аннары Буага кайта. Бик озак еллар, 1950 нче елда вафат булганчы, Буа театрында артист һәм режиссер булып эшли. Кичәнең икенче өлешендә театр режиссеры Талипова Зөһрә Хамитовна укучыларны театр һөнәрләре, ягъни актер, режиссер, тавыш режиссеры, костюмер, ут яктыртучы, постижер, бутафор, реквизитор, театр тәнкыйтьчесе һөнәрләре һәм аларның хезмәте белән таныштырды. 🎭 Режиссер яшь тамашачыларны театрның 1 нче октябрьдә ачылачак егерменче сезонына чакырды. Зыялы шәхес булып үсү өчен, театр белән дус булырга кирәклеген әйтте. Җитәкчеләре: Залялова Л.Г., Юнусова М.М. #гимназияВахитова #ОбразованиеБуинск

327 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

422 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.