Зөя буе татарлары төбкара конференциясе Буада
Зөя буе татарлары төбкара конференциясе Буада Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы оештырган "Зөя буе татарлары" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә М.М.Вахитов исемендәге гимназия укытучылары да эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. География укытучысы Линар Бәдретдинович Зиннатуллин "Буа төбәгендә географик белем бирү тарихы" темасына чыгыш ясады, үзе язган китабы белән таныштырды. Районыбыз мәктәпләрендә төрле елларда укыткан география укытучылары турында сөйләде. Туган (тел) һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Таһировна Исмәгыйлева "Милли мәгариф: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары" темасына чыгыш ясады. Районыбызның милли мәгарифе, хезмәттәшләренең һәм үзенең уңышлары турында мәгълүмат бирде.