Укытучылар бәйрәме укучылар өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. "Яшь мөгаллим" түгәрәгенә йө...
Укытучылар бәйрәме укучылар өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. "Яшь мөгаллим" түгәрәгенә йөрүче 8-б сыйныфы укучылары үзләрен укытучы һөнәрендә сынап карадылар. Алдан билгеләнгән темалар буенча башлангыч сыйныфларда дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрне кызыклы һәм күңелле генә түгел, файдалы һәм бай эчтәлекле итәргә тырыштылар. Берничә дәрес эчендә балалар укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы, шул ук вакытта мавыктыргыч та булуына төшенделәр.