Гимназиядә түгәрәкләр эшчәнлеге 🏤
Гимназиядә түгәрәкләр эшчәнлеге 🏤 🧶5 нче Б сыйныфы укучылары "Педагогик иленә ачкыч" түгәрәге кысаларында 1 нче сыйныф укучылары белән уен оештырдылар. Уенның максаты — беренчеләргә мәктәп тормышына ияләшергә ярдәм итү, аларда кул эшләренә һәм татар халкының гоореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, җеп йомгагы кулландылар. Ул уенчык кына түгел, ә борынгы заманнардан килгән бик зур мәгънәгә ия булган әйбер. 🧶Йомгакны кулына алган һәр укучы үзенең яраткан шөгылләре һәм хыяллары турында сөйләде. Йомгак әкренләп сүтелде, ә безнең уртак түгәрәгебез зурая гына барды. Ахырда безнең аяк астында зур, матур җеп түгәрәге хасил булды. Укучылар үзләре дә сизмәстән бер-берсенә бик якын бастылар, ә кулларындагы җеп аларны тагын да ныграк беркетә иде. 🧶Дуслык йомгагы килеп чыкты. Беренчеләрнең йөзләрендәге шатлыклы елмаюларын күрсәгез иде! Бишенчеләр беренчеләргә мәктәпнең куркыныч түгеллеген, ә киресенчә, анда яңа дуслар табып, кызыклы серләр ачарга мөмкин икәнен күрсәттеләр. Ә җеп йомгагы безне барыбызны да — зурларны да, кечкенәләрне дә — бердәмлеккә, дуслыкка өйрәтте. Җитәкчесе- Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы