Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше!
Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше! Гимназиядә хезмәт дәресләре җанлы үтә🔨🔧🪛 Үз кулларыгыз белән булдырырга өйрәнегез, дип эндәшә укучыларына хезмәт дәресе укытучысы, остаханә хуҗасы Искәндәр Илгизәр улы. Безнең гимназиядә малайлар өчен хезмәт дәресләре-остаханәдә эшләү генә түгел, ә инженер фикерләвен һәм гамәли күнекмәләрне үстерүче урын. Дәрес барышы һәр укучы үз хезмәтенең нәтиҗәсен тоя һәм әйләнә-тирәдәге әйберләрнең ничек төзелгәнен аңлый алырлык итеп төзелгән. Балалар агач һәм металл белән эшләүнең төп алымнарын үзләштерәләр. Кул һәм электр инструментларыннан файдаланырга, сызымнар укырга һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә өйрәнәләр. Программада столяр һәм слесарь операцияләре, билгеләү, кисү, бораулау, гади эшләнмәләрне җыю каралган. #гимназияВахитова