Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә 🎭
Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә 🎭 ✨Гимназиянең 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән Район мәдәният йортында «Тылсымлы пароль» спектаклен карадылар🎭 ✨Укучыларыбыз өчен бу көн чын мәгънәсендә мәдәни һәм тәрбияви ачыш булды. Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Минбар» татар-дини театры артистлары тамашачыларга Гөлүсә Батталова пьесасы буенча куелган «Тылсымлы пароль» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге чара яшь буынны милли һәм рухи кыйммәтләр белән таныштыруда мөһим адым булып торды. 🎭Спектакльнең асылы шунда ки: «Минбар» театры үзенең миссиясен халыкны дини-әхлакый тәрбия элементлары белән театральләштерелгән тамаша һәм җырлар аша таныштыруда күрә. «Тылсымлы пароль» спектакле дә нәкъ менә шушы максатны күздә тота. Ул яшьләрнең, өлкән буынның һәм авыл тормышының актуаль проблемаларын күтәрә.Театр куйган тирән эчтәлекле тамаша укучыларда зур кызыксыну уятты. ✅Нәтиҗә: Мондый чаралар — театр һәм мәктәпнең уртак эшчәнлеге — яшь буында милли үзаңны, әдәплелекне һәм мәдәнияткә карата мәхәббәтне тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Бу көн укучылар өчен рухи азык кына түгел, ә киләчәктә аларның мәдәни тормышындагы якты бер хатирәгә әверелде. Җитәкчеләре: Исхакова В.Н., Исмагилова Г.Т. #гимназияВахитова