Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 12 октября 2026 г.
"Педагогик иленә ачкыч" түгәрәге👩🏫
"Педагогик иленә ачкыч" түгәрәге👩🏫 Зурлар кечкенәләргә дуслык дәресе бирде. 👩🏫 "Педагогик иленә ачкыч" исемле түгәрәк кысаларында 5 нче Б сыйныф укучылары үзләрен чын лидерлар, оештыручылар һәм дуслар ролендә сынап карадылар. Алар 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә халык уеннарына багышланган чара үткәрделәр. 👩🏫Чараның төп максаты — кече сыйныф укучыларында коллективизм, бер-береңә ярдәм итү, игътибарлылык кебек сыйфатларны тәрбияләү булса, 5 нче сыйныфлар өчен бу — педагогик осталыкка беренче адым, җаваплылык хисе формалашу мөмкинлеге иде. ✨5 нче Б сыйныфы укучылары алдан ук уеннарның кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм кечкенәләрне җәлеп итү ысулларын уйладылар. 👩🏫Түгәрәк җитәкчесе Гөлнара Таһир кызы Исмәгыйлева һәм 5 нче Б сыйныфлары оештырган мәйданчыкта берничә традицион татар һәм гомумкешелек кыйммәтләренә корылган уен уйналды. "Җимерек телефон" ☎️ Бу уенда балаларның игътибарлылыгы һәм ишетү сәләте тикшерелде. "Тыелган сан" 🔢 Уенга динамика һәм җитезлек өстәде. "Кәрләләр һәм великаннар" 🤗 Физминутка рәвешендә үткәрелде бу уен. "Йөзек салыш" 💍 Берәүнең кулында йөзек кала. Уен барышында җәзалар да бирелде. Нәтиҗәләр✍️ 💫Чара ахырында 1 нче сыйныфлар зур рәхмәтләрен белдерделәр, ә 5 нче сыйныфлар үзләренең оештыру сәләтләренә сөенделәр. Мондый үзара бәйләнеш: * Мәктәптә "дуслык күпере" булдыра; * Кечкенәләрдә өлкәннәргә карата хөрмәт уята; * Өлкәннәрдә җаваплылык һәм педагогик күнекмәләр формалаштыра🤝 👩🏫"Педагогик иленә ачкыч" түгәрәге моның белән генә тукталып калмый. Алда тагын да кызыклы проектлар һәм очрашулар көтә, чөнки белем һәм яхшылык тарату — иң зур бәхет. #гимназияВахитова