Хөрмәтле Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, хөрмәтле Чуашстан татарлары милли- мәдән... — 20 августа 2026 г. в 16:59:18.191
Хөрмәтле Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, хөрмәтле Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе, авылдашлар һәм ярдәм күрсәткән барлык изге күңелле кешеләр! Сезгә минем бер туган энем, Хасянов Мирзат Минулла улына янгыннан соң йорт төзү өчен акча җыюда күрсәткән ярдәмегез, игелекле гамәлләрегез һәм битараф булмавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр вакытта ярдәм кулы сузуыгыз, кешеләрне изге эшкә берләштерүегез, шәфкатьлелек, мәрхәмәт һәм туганлык хисләре күрсәтүегез зур хөрмәткә лаек. Сезнең ярдәмегез Хасяновлар гаиләсе өчен зур терәк, өмет һәм рухи көч булды. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен, ярдәмнәрегезне үзегезгә меңе белән кайтарсын. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомерләр насыйп булсын. Бердәмлегебез, мәрхәмәтебез һәм игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын! Ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре белән Кызыл Камыш имамы Ришат Хасянов!

