Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Чуашстан татарлары - Татары Чувашии
Прочее · 29 мая 2026 г.
Батыр муниципаль округы Шыгырдан авыл мәдәният йортында барлык мөһим мәдәни чаралар уза. Кичә Шыгырдан авыл мәдәният йортында "Ялкын" ансамблендә катнашучылар – татар авыллары мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук Шыгырдан территориаль бүлеге гармунчылары һәм баянчылары белән дусларча очрашу узды. Шыгырдан мәдәният йортының "Нур" вокал коллективы җирле концертларда гына түгел, ә район, республика һәм төбәкара масштабтагы чараларда да катнаша. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә алар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә. Бу – җырчылар төркеме генә түгел, ә музыка белән яшәүче һәм аның ярдәмендә яңа-яңа югарылыкларны яулаучы фикердәшләрнең чын иҗади гаиләсе. "Яңгырасын тальян моңнары" очрашуында яңа көйләр өйрәнүче гармунчылар һәм баянчылар да катнашты. Очрашуда Казан шәһәреннән "Яңгырасын тальян моңнары" тапшыруын алып баручы Илмир Ямалов та бар иде. "Бу тапшыруга "Ялкын", "Нур" ансамбльләре һәм гармунчылар, баянчылар ныклап әзерләндек. Татар көйләреннән төзмә-попурри уйнадык. Гармунчылар башкарган көйләр йөрәккә үтеп керә, тыңлаучыларны вакытлыча көндәлек мәшәкатьләр турында онытырга һәм тере музыкадан ләззәтләнергә мәҗбүр итә. Кичәге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!" "Яңгырасын тальян моңнары" тапшыруы эфирга июнь ахырында чыгачак..
iPhone обои
Сравни цены | Яндекс Маркет, Ozon, WB
Храм Всех Скорбящих Радость (с грошиками)
Import Life | Авто из Китая, Японии,Кореи
Новые законы РФ
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.