Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Комсомол муниципаль округы Урмай ... — 28 августа 2026 г. в 14:49:53.720
Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Комсомол муниципаль округы Урмай гомуми белем бирү мәктәбе хезмәт ветераны математика укытучысы Ямалиева Рафия Мирза кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 80 яшь - зур гомер, зур тәҗрибә. Сезнең сабакларыгыз күп укучыларыгызның хәтерендә гомер буена сакланыр. Котлауларны кабул итегез. Озын гомер юлыгызда балаларга акыл, белем һәм мәхәббәт бүләк иттегез. Сезнең сабырлыгыгыз, осталыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт чиксез. Сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның кадер-хөрмәте һәм тынычлык телибез. Һәр көнегез шатлыклы булсын, күңелегез яшьлек уты белән янып торсын! Тагын да күп еллар яшәгез! Сау-сәламәт булыгыз!

