✨ Россия — мөмкинлекләр иле! ✨ — 16 сентября 2026 г. в 19:49:06.058
✨ Россия — мөмкинлекләр иле! ✨ 🎉 Зур шатлыклы хәбәр! 🎉 Комсомол муниципаль округы Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы Президент платформасының масштаблы проекты — «Мәгариф флагманнары» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына үтте! Бу — зур хезмәт, бердәмлек һәм чын педагогик осталыкның лаеклы нәтиҗәсе. Сайлап алу этапларында укытучыларыбыз үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Хәзер аларны яңа сынаулар һәм үзләренең иң яхшы тәрбия һәм идарә практикаларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек көтә. 🚀 Без шушы составтагы команда белән чын күңелдән горурланабыз: 🌟 Зәйнуллина Зөһрә Госман кызы; 🌟 Хәйртдинова Гүзәл Миназим кызы; 🌟 Вәлиахметова Зилә Илгизәр кызы; 🌟 Ибраһимова Гөлсу Марат кызы; 🌟 Зиннәтуллина Гөлсу Сәнгать кызы. Чын күңелдән укытучыларыбызга ышанычлы адымнар белән финалга барырга һәм җиңәргә илһам телибез! Уңышлар сезгә, хөрмәтле укытучылар! 🏆📚 Алга, Тукай мәктәбе! 💫

