Сорауларга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә. — 7 июня 2026 г. в 15:10:01.078
Сорауларга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә. – Сөлек салдыру ислам диненә каршы килмиме? – Килми. Сөлек салдыру – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ул Әюб галәйһиссәламнән килә. – Ураза тотканда, бик кирәк булганда, даруны сусыз эчәргә ярый имеш. Шуңа ачыклык кертсәгез иде. – Дарумы, ризык кисәге булсынмы – барысы да уразаны боза. – Билгеле бер сәбәпләр белән иртәнге намаз укылмый калса, өйләгә кадәр аның сөннәтен дә казага калдырып укырга була. Өйләдән соң укысаң да шулай укмы? – Укылмый калган намазны, мәкруһ вакытлардан тыш, теләсә кайчан казага калдырып укырга ярый. Иртәнге намазның исә сөннәтен дә каза итеп укыйбыз. – Намаз уку өчен мәкруһ булган вакытлар турында да искә төшереп китсәгез иде. – Иртәнге намазның фарызы укылып кояш чыкканчыга һәм кояш чыгып сөңге буе күтәрелгәнчегә кадәр, шулай ук зәвәл вакытында һәм кояш батканда намазлар укылмый. Дилбәр Гарифуллина

