🖼 Фотоларның икенче өлешендә Токиодагы берничә танылган урын күрсәтелгән.
🖼 Фотоларның икенче өлешендә Токиодагы берничә танылган урын күрсәтелгән. 🕌 Алар арасында - Токио Җәмигъ мәчете. Аның тарихы Япониягә күченеп килгән татар һәм башкорт мөһаҗирләре белән бәйле. 1938 елда алар Токиода мәчет һәм ислам мәктәбе төзегәннәр. Иске мәчет бинасы 1986 елда сүтелгән, ә яңа мәчет 2000 елда Төркия ярдәме белән төзелгән. 🐶 Фотоларда шулай ук акита токымлы Хатико исемле эткә куелган һәйкәлне дә күрергә мөмкин. Хатико хуҗасын Сибуя станциясендә еллар буе көткән. Хуҗасы 1925 елда вафат булса да, Хатико станциягә килүен дәвам иткән. Аның тугрылыгы бөтен Япониягә танылган, ә беренче һәйкәл аңа 1934 елда куелган. 🎭 Кабуки-дза театры Фотоларда Гиндза районында урнашкан танылган Кабуки-дза театрының бинасын, сәхнә бизәлешен һәм кабуки сәнгатенә багышланган плакатларны күрергә мөмкин. Театр 1889 елда ачылган һәм шуннан бирле кабуки сәнгатенең мөһим сәхнәләренең берсе булып тора. Үз тарихында театр берничә тапкыр яңадан төзелгән. Хәзерге бинасы - бишенче бина, ул 2013 елда ачылган. 日本・東京 Япония, Токио 2 өлеш 🇯🇵 2 часть 🖼 Во втором блоке фотографий — несколько известных мест Токио. 🕌 Среди них — Токийская Соборная мечеть (Tokyo Camii). Её история связана с татарскими и башкирскими эмигрантами, приехавшими в Японию. В 1938 году они построили в Токио мечеть и Исламскую школу. Старое здание мечети было снесено в 1986 году, а нынешнее здание построили заново в 2000 году при поддержке Турции. 🐶 Есть на фотографиях и памятник Хатико — знаменитой собаке породы акита, которая годами приходила на станцию Сибуя и ждала своего хозяина даже после его смерти в 1925 году. История Хатико стала в Японии символом преданности. Первый памятник установили в 1934 году. 🎭 Театр Кабуки-дза На фотографиях — здание знаменитого театра Кабуки-дза в районе Гиндза, сценическая декорация и постеры, посвящённые искусству кабуки. Театр был открыт в 1889 году и с тех пор остаётся одной из важных сцен традиционного театра кабуки. За свою историю театр несколько раз перестраивался. Нынешнее здание — уже пятое — открылось в 2013 году. ▶ Токио. 1 өлеш | часть edtravellife.tatar