▶️ YouTube ▶️ RuTube
▶️ YouTube ▶️ RuTube 🇮🇹 Италиягә сәяхәт өчен файдалы киңәшләр: алдан нәрсәләрне белеп торырга кирәк. 🚍 Кызыл туристик автобуслар — ташлама белән Рим буйлап кызыл туристик автобусларда йөрергә теләсәгез, бер нәрсәгә игътибар итегез: хәзерге вакытта Trenitalia поезды билеты булганда, рәсми сайт аша билет сатып алганда ташлама алырга мөмкин (2026 елның июль ае өчен актуаль). Мин бары тик поезд билетында булган PNR номерын керттем — һәм ташлама автоматик рәвештә исәпләнде. Автобусларда рус телендә аудиогид та бар. 🎧 Чит телдәге экскурсияләрдән курыкмагыз Телне яхшы белмәсәгез дә, кызыклы маршрутлардан баш тартырга кирәкми. Бүгенге көндә текстны һәм сөйләмне онлайн тәрҗемә итәргә ярдәм итүче төрле кушымталар һәм җайланмалар бар. Мәсәлән, без шулай Венециядән Доломит тауларына экскурсиягә бардык — һәм барысы да бик уңайлы үтте. 🚤 Венециядә җәмәгать транспорты Транспортны еш кулланырга уйласагыз, чикләнмәгән йөрү билеты алу отышлырак. Венециядә 24 сәгатьлек билет бер кешегә 25 € тора. Ул шәһәр автобусларында һәм танылган вапоретто — каналлар һәм утраулар буйлап йөрүче су транспортында да гамәлдә. Юл өчен халыкара банк картасы белән дә түләргә мөмкин. Бер карта ярдәмендә берничә кеше өчен дә түләп була — бергә сәяхәт иткәндә бик уңайлы. 🏛 Римдагы Колизей Билетларны алдан ук сатып алу яхшырак. Билетларның төрле вариантлары бар, шул исәптән комплексның аерым өлешләрен карау мөмкинлеге дә. Кайбер билетлар сатуга чыккач ук тиз арада алынып бетә, шуңа күрә аларны алдан күзәтеп тору яхшы: https://ticketing.colosseo.it/en/ ⚠️ Караклардан сак булыгыз Бигрәк тә Термини вокзалы, Колизей, Треви фонтаны, Испания баскычлары тирәсендә һәм кеше күп булган метрода әйберләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җәмәгать транспортында рюкзакны алгы якта тоту яхшырак. 🛍 Tax Free Ауропа Берлегендә яшәмәсез, зур күләмдә әйберләр сатып алырга уйласагыз, Tax Free рәсмиләштереп, илдән чыкканда НДСның бер өлешен кире ала. Игътибар итегез: Русиягә юл тотканда, Ауропа Берлеге илләреннән чыккан вакытта кайбер товарларны алып чыгу бәясенә һәм Ауропа Берлеге валютасындагы акча күләменә карата чикләүләр булырга мөмкин. 🇮🇹 Саклап куегыз — сәяхәт вакытында бик кирәк булырга мөмкин! НА РУССКОМ ⤵️⤵️⤵️