🇰🇿 2027 елның 1 июленнән Казакъстанга керү өчен электрон рөхсәт (ETA) алу мәҗбүри бул...
🇰🇿 2027 елның 1 июленнән Казакъстанга керү өчен электрон рөхсәт (ETA) алу мәҗбүри булачак. Әлеге рөхсәт визасыз режим гамәлдә булган илләр гражданнарына, шул исәптән Рәсәй гражданнарына да кирәк булачак. QazETA мобиль кушымтасында бушлай рәсмиләштерергә мөмкин. Гаризаны илгә керүгә кимендә 72 сәгать кала тапшырырга кирәк. Рөхсәт 180 көн дәвамында гамәлдә булачак. Рәсәй гражданнары өчен илдә булу вакыты элеккечә кала: һәр 180 көн эчендә 90 көнгә кадәр. Система этаплап кертеләчәк: 🟢 2026 елның 1 ноябреннән — Актау халыкара һава аланында һәм «Урлютобе», «Аухатты», «Атамекен», «Нурлы Жол» автомобиль чик аша үткәрү пунктларында. 🟢 2027 елның 1 гыйнварыннан — Астана һәм Алматы халыкара һава аланнарында. 🟢 2027 елның 1 мартыннан — калган барлык чик аша үткәрү пунктларында. 2027 елның июнь ахырына кадәр ETA булмаган өчен илгә кертүдән баш тартмаячаклар. Ә 2027 елның 1 июленнән соң ETA булмау илгә кертүдән баш тарту өчен нигез була ала. ETA рәсмиләштерү түбәндәге кешеләрдән таләп ителмәячәк: 16 яшькә кадәрге балалардан; 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләрдән; Казакъстан визасы, вакытлыча яшәү рөхсәте (РВП) яки даими яшәүгә рөхсәте (ВНЖ) булган кешеләрдән. Әгәр пассажир һава аланының транзит зонасыннан чыкмыйча гына икенче рейска күчеп утырса, аңа да ETA кирәк булмаячак. ✈️✈️✈️ 🇰🇿 С 1 июля 2027 года для въезда в Казахстан нужно электронное разрешение. Оно потребуется иностранцам из безвизовых стран, в том числе россиянам. Оформить его можно бесплатно в приложении QazETA, главное подать заявку минимум за 72 часа до въезда. Разрешение действует 180 дней. Срок пребывания для россиян остаётся прежним, до 90 дней из каждых 180. Систему запустят поэтапно: 🟢 С 1 ноября 2026 года в аэропорту Актау и на автомобильных КПП «Урлютобе», «Аухатты», «Атамекен» и «Нурлы Жол». 🟢 С 1 января 2027 года в аэропортах Астаны и Алматы. 🟢 С 1 марта 2027 года на остальных пунктах пропуска. До конца июня за отсутствие ETA во въезде отказывать не будут. С июля без него уже могут не пустить. Оформлять ETA не нужно детям младше 16 лет, людям от 65 лет и обладателям казахстанской визы, РВП или ВНЖ. Для пересадки без выхода из транзитной зоны аэропорта оно тоже не потребуется. TravelNews