▶️ YouTube ▶️ RuTube
▶️ YouTube ▶️ RuTube Яңа Җаек вокзалы 🇰🇿 Казакъстанның күп кенә төбәкләрендә соңгы вакытта тимер юл инфраструктурасын актив яңарталар. Туган ягым да искәрмә булмады! Җаекта масштаблы реконструкциядән соң яңартылган тимер юл вокзалы ачылды. Ул бер үк вакытта 700 пассажирга кадәр хезмәт күрсәтә алачак, дип хәбәр итә Kazinform. Җаек тимер юл вокзалы тарихы 1894 елда Казакъстанда тимер юл хәрәкәте ачылудан башланды. 1895 елда вокзалның беренче бинасы төзелде. Бина архитектурасында Көнчыгыш мотивлары берләште: борынгы фарсы мотивларыннан алып мавритан стиленә кадәр. Сиксәненче еллар башында вокзал мәйданын реконструкцияләү кысаларында пассажирлар агымы аркасында инде артык йөкләнгән иске вокзал бинасын сүтү турында карар кабул ителде. Шушы еллар дәвамында вокзал күп тапкыр ремонтланды, ә соңгы реконструкциядән соң ул иң заманча һәм уңайлы вокзалларның берсенә әверелде. Пассажир зоналары киңәйтелде, платформалар яңартылды, яңа навигация һәм иминлек системалары урнаштырылды. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар, өлкән яшьтәгеләр һәм балалы гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Агломерациясе 300 меңнән артык кеше булган шәһәр өчен бу чыннан да мөһим вакыйга. Танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади һәм рухи туган җире булган тарихи Җаектагы яңартылган вокзал турында кечкенә видео әзерләдем. ҚАЗАҚСТАН, ОРАЛ ҚАЛАСЫ Новый вокзал Уральска 🇰🇿 Во многих регионах Казахстана в последнее время активно обновляют железнодорожную инфраструктуру. Мой родной край не стал исключением! В Уральске после масштабной реконструкции открылся обновлённый железнодорожный вокзал, который сможет одновременно обслуживать до 700 пассажиров, передаёт Kazinform. История железнодорожного вокзала Уральска начинается с открытия первой железной дороги на территории Казахстана в 1894 году. В 1895 году было построено первое здание железнодорожного вокзала. Архитектура здания сочетала восточные мотивы — от древнеперсидских до мавританских. В начале восьмидесятых годов в рамках программы реконструкции привокзальной площади было принято решение о сносе старого и на тот момент уже перегруженного здания вокзала. За прошедшие годы вокзал неоднократно ремонтировали, а после последней реконструкции стал самым современным и удобным за всю свою историю. Особое внимание уделено созданию комфортных и доступных условий для маломобильных граждан, пожилых людей и семей с детьми. Для города с агломерацией численностью более 300 тысяч человек это действительно важное событие. Подготовил небольшой видеообзор обновлённого вокзала в историческом Уральске — творческой и духовной вотчине знаменитого татарского поэта Габдуллы Тукая. 🔹 edtravellife.tatar