Бүген Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төрк...
Бүген Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төркем укучыларыбыз бүләкләнде. Аларга Мөслим башлыгы Хуҗин Альберт Робертовичның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң зур бүләккә: "Мөслим кызы" титулына 9а сыйныфы укучысы Багауова Ләйлә ия булды! Җиңүчеләрне котлыйбыз, остазларына зур рәхмәт белдерәбез, алдагы уку елларында да зур уңышлар теләп калабыз!