Сабантуй һәр милләттәшебез өчен аеруча кадерле, чөнки ул безнең борынгы гореф-гадәтләре... — 6 июня 2026 г. в 15:32:25.729
Сабантуй һәр милләттәшебез өчен аеруча кадерле, чөнки ул безнең борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли рухыбызны чагылдыра. Бу бәйрәм яшь буынны милли үзаңга, гореф-гадәтләргә, бабалардан калган мираска хөрмәт белән карарга өйрәтә. Сабантуй – ул безне берләштерә торган, уртак хисләр уята, халыкны бердәмлеккә чакыра торган мөбарәк көн. Киләчәк буыннар да бу бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәреп, милли рухны саклап калсыннар иде. Райондашларыбызны чын күңелдән яраткан милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйбыз! Бәйрәм уңышлы, шатлыклы, истәлекле булсын!

