Яшерен талантлар ачыла. — 24 июня 2026 г. в 08:57:08.092
Яшерен талантлар ачыла. 15 июньнән Мөслим гимназиясендә һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Видимо-невидимо" исемле проект вәкилләре эшли. Казан, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән иҗатчылар укучылар белән яңа театраль эскизлар эшлиләр. Бүген Мөслимдә әлеге проект буенча дөньяга туган ике премьера була: Мөслим урта мәктәбе укучылары кинотеатрда "ЧитКод"ны куйса, гимназиялеләр "Ерак Мөслим" не күрсәтәчәк. 26-28 июнь көннәрендә проектта катнашучы балаларны Казан шәһәрендә кызыклы программа көтә. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында. #Татмедиа

