Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе
Образование · 20 августа 2026 г.
19 август көнне район мәдәният йортында "Мөслим муниципаль районында бердәм белем бирү ...
19 август көнне район мәдәният йортында "Мөслим муниципаль районында бердәм белем бирү киңлеге: төп казанышлар һәм үсеш юнәлешләре" исеме астында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен педагог-оештыручы Боһарова Р. З., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л. И., хезмәт укытучысы Закиров И. М. район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Педагог-психолог Халиуллина Л. М. район башлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Бәйрәмдә дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллы нәтиҗәләр әзерләгәннәре өчен Мортазина С.М. Сафаргалина И.М., Минниярова Л.Б., Бәдретдинова А.Р., Мостаева Ф.Г., Галиева Л.И. район башлыгының премияләре белән бүләкләнделәр. 2025-2026 нчы уку елында югары күрсәткечләр биргән мөгаллимнәребез Минниярова Л.Б., Гайнетдинова Г.Ф. фотолары “Электрон почет тактасы"нда урын алды. Барыбызга да имин уку еллары, зур уңышлар телибез!