Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе
Образование · 15 августа 2026 г.
Быелгы җәй безнең өчен бик "кайнар" булды. Мәктәбебез территориясендә яңа актлар залы т...
Быелгы җәй безнең өчен бик "кайнар" булды. Мәктәбебез территориясендә яңа актлар залы төзелеше һәм ишегалдын төзекләндерү, ашханәдә ремонт эшләре алып барыла. Бу зур эшләрне башкару өчен бик күп көч, энергия һәм, әлбәттә, ярдәм кирәк. Коллегаларым, укытучылар, техник хезмәткәрләр, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар һәм безнең мәктәпкә ярдәм итүче барлык изге күңелле кешеләр! Сезнең ярдәмегез булмаганда, бу эшләрне мин башкара алмас идем. "Көч нәрсәдә?" дигән сорауга, һәрвакыт "Командада!" дип җавап бирәм. Менә шундый көчле команда белән бергәләп эшләгәндә, бернинди дә авырлыклардан куркырга кирәкми. Бүгенге көндә хыялларыбызның тормышка ашуы – ул безнең барыбызның да уртак җиңүе! Сезнең һәрбергезгә, ярдәмегез, сабырлыгыгыз һәм ышанычыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Без бер-беребезне аңлыйбыз, хөрмәт итәбез һәм уртак максатка омтылабыз. Мәктәбебезне алга таба да бергәләп үстерербез дип ышанам! Зур хөрмәт белән, мәктәп директоры.