Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе
Образование · 25 сентября 2026 г.
Мәктәбебездә рухи бәйрәм: танылган язучылар белән очрашу
Мәктәбебездә рухи бәйрәм: танылган язучылар белән очрашу 25 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әдәбият бәйрәме узды. Бу көнне белем учагыбызга әдәбият дөньясының якты вәкилләре — танылган язучылар һәм галимнәр кунакка килде. Алар мәктәбебез тормышы белән якыннан таныштылар, укучыларыбыз белән очрашып, үзләренең иҗади юлы, китаплары һәм бай тормыш тәҗрибәсе турында бик кызыклы әңгәмәләр алып бардылар. Класс сәгатьләре кысаларында узган әдәби очрашулар бик җанлы һәм истәлекле булды: 4а сыйныфында Фоат Галимуллин балаларга шигърият дөньясын ачты, укучыларга үзенең җыр һәм сөйләм осталыгын күрсәтте. 6б сыйныфында Минзифа Әхмәтшина, Фоат Галимуллин һәм Ренат Мөхәммәдиев укучыларны шигърияткә һәм прозага җәлеп иттеләр, әдәби дөнья серләре белән уртаклаштылар. 8а сыйныфында Ринат Мөхәммәдиев укучылар белән очрашып, әдәби иҗатның нечкәлекләре һәм кызыклы иҗат мизгелләре турында сөйләде. 9в сыйныфында Минзифа Әхмәтшина яшьләрне үзенең иҗаты белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу очрашулар балаларның күңелендә әдәбиятка, туган телгә карата олы мәхәббәт уятты, онытылмаслык рухи азык бирде. Мәктәбебездә шундый зур рухи байлык, якты хатирәләр калдырган әлеге чараны оештыручыларга — Гөлнара Исанаевнага, Гөлназ Фанисовнага, Гөлчәчәк Минсалиховнага, Чулпан Раифовнага һәм Эльвира Мансуровнага, укучыларга зур рәхмәт!