Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе
Образование · 22 сентября 2026 г.
Бүген мәктәбебездә зур һәм мөһим вакыйга — өр-яңа, заманча энергокабинет тантаналы рәве...
Бүген мәктәбебездә зур һәм мөһим вакыйга — өр-яңа, заманча энергокабинет тантаналы рәвештә ачылды! Бу проект укучыларыбызга энергетика өлкәсендә тирән адымнар ясарга, заманча технологияләрне гамәлдә өйрәнергә һәм һөнәри юнәлеш алырга зур этәргеч бирәчәк. Мондый алдынгы проектлар балаларыбызга сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, мәктәбебезгә читтән өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә, яңа спонсорлар һәм партнерлар белән хезмәттәшлек урнаштырырга зур мөмкинлекләр ача. Бу мөһим көндә шатлыгыбызны уртаклашырга һәм тантаналы чарада катнашырга мәртәбәле кунакларыбыз килде. Алар арасында «Сетевая компания» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде: Фарраев Илгиз Мирхатович — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалы директоры (Чистай шәһәре); Вәлиева Лилия Әсхәтовна — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалының персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе (Чистай шәһәре); Хәйбрахманова Анна Юрьевна — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалының персоналны үстерү һәм укыту буенча әйдәп баручы белгече (Әлмәт шәһәре); Шәрәфиев Айдар Әдипович — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалының Азнакай РЭС җитәкчесе (Азнакай шәһәре); Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәевич — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалы Азнакай РЭСның Мөслим участогы җитәкчесе (Мөслим авылы); Галеев Рафаэль Мирасович — «Сетевая компания» АҖ — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» филиалы СПС электр подстанцияләре төркеме җитәкчесе (Мөслим авылы). Кунакларыбыз укучылар белән очраштылар, яңа кабинетның мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм яшь буынга киләчәктә һөнәр сайлауда уңышлар теләделәр. Без үз чиратыбызда ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Бердәм хезмәтебез яңа зур уңышларга этәргеч булсын! Бу уку елында безне яңа казанышлар һәм кызыклы ачышлар көтә!