Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе
Образование · 19 сентября 2026 г.
Хәтернең тере символы — «Егет без!» чишмәсе
Хәтернең тере символы — «Егет без!» чишмәсе Волонтерлар тырышлыгы белән Мөслим районы Метрәй авылының шифалы чишмәсе янәшәсендә үзенчәлекле истәлекле урын — Ватан сакчыларының тормыш-көнкүрешен чагылдыручы комплекс ачылды. Чишмәне ясауда безнең укучыларыбыз да зур өлеш керттеләр. Алар: Шигаепов Рафик Радик улы, 8а сыйныфы; Зиятдинов Эльмир Айрат улы, 9в сыйныфы; Мурзаханов Алмаз Ленар улы, 7в сыйныфы; Сафиуллин Ильнур Ильшат улы, 8б сыйныфы; Шамсиахметов Тимур Ильнур улы, 9а сыйныфы; Касимов Эмиль Ильмир улы, 2025 нче елгы чыгарылыш укучысы, хәзер ПУ студенты. Татар халкында «яхшылык җирдә ятмый» дигән гүзәл әйтем бар. Сез — чын хезмәт сөюче, игелекле һәм киң күңелле яшьләр. Бәхетле булыгыз, юлларыгыз һәрчак аяз булсын!