✅✅✅Хатын-кызлар җәмгыятенең кул җылысы — 19 июня 2026 г. в 10:50:10.870
✅✅✅Хатын-кызлар җәмгыятенең кул җылысы 📌📌📌Бүген, 19 июнь көнне, яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында “Кул җылысы” беренче хатын-кызларны кайгырту иҗат фестивале узды. Бу чара бүгенге хатын-кызларның ялын һәм көнкүрешен җентекләп анализлаганнан соң, хатын-кызларга җылы, ышанычлы, ярдәм һәм уңайлыклар хөкем сөргән социаль киңлек булдыру мөмкинлеге һәм кирәклеге турында фикергә килгән Лилия Мөлекова һәм Регина Әсәдуллина “Кул җылысы” проекты булдыралар. Лилия – шушы проектның һәм берлекнең җитәкчесе, ә Регина – “Кул җылысы” проектын оештыручы. Лилия Рушан кызы хатын-кызлар өчен бу социаль киңлекне уйлап тапкан һәм аны идеядән гәүдәләндерүгә кадәр алып бара. Лилия хатын-кызлар өчен арт-терапевт, педагог-психолог, хатын-кызларның тән практикасы буенча белгеч. Хәзерге вакытта ул сугышчан стресс тайпылышларын озата бару буенча өйрәнү уза. Лилия – зур йөрәкле волонтер. Ул хатын-кызларга җылы һәм ышанычлы булган киңлек булдыруның мөһимлеген белә. Регинага килгәндә ул проект идеяләрен тормышка ашыручы, белгечләр белән эшли, детальләр уйлап таба, җәмгыять яши һәм сулый торган структураны булдыра. Аның оештыру сәләте һәм кешеләрне берләштерә белүе “Кул җылысы” проектын үстерергә һәм хатын-кызларга җылы һәм ышанычлы булган социаль киңлеккә әверелергә ярдәм итә. Зур масштаблы чара махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, әниләре һәм тол хатыннар, шулай ук балалар өчен оештырылды. Хатын-кызлар өчен иҗади укыту мастер-класслар – трендлы бәйләү, арома-шәмнәр, бизәнү әйберләре, обереглар ясауны үз эченә алган иде. Тән һәм сулыш алу практикалары, тавыш терапиясе, нейрографика, трансформацион уеннар, психологлар, гинеколог, косметолог, нутрициолог, стилист, ароматерапевт консультацияләре дә уңышлы эшләде. Шулай ук чарага килгән балалар аквагрим эшләттеләр, флешмоб биеделәр.Район хакимияте башлыгының эшкуарлык һәм инвестицияләр буенча урынбасары Марат Ахунов чараны ачып: “Мондый фестиваль безне берләштерә, көчлерәк һәм игелеклерәк итә. Без бер зур гаилә, һәм бары тик бергә булганда гына теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алабыз. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсын иде”, – диде. Фестивальдә һәр катнашучы үзенең күңелен төрле яңа мавыгу белән юатып, рухи азык алу бәхетенә иреште. 📷📷📷Гөлназ Хуҗина.

