🌾✅ Эшнең иге-чиге юк — 19 августа 2026 г. в 13:00:04.282
🌾✅ Эшнең иге-чиге юк Явым-төшемнең юмарт булуы быел аграрийларыбызга язгы чәчү эшләрен беркадәр мәшәкатьлерәк итсә дә, аның файдалы яклары күп булуы бәхәссез. Туфракка күмдерелгән гәрәбәдәй бөртекләр тиз арада яхшы шытым белән сөендерсә, үсентеләрнең, шул исәптән мал азыгы культураларының шактый калын булып күтәрелүе мул уңыш көтеләчәгенә ышаныч тудыра. Күп хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләре киң колач белән бара. Һава торышының көйсезлекләренә карамастан, куе үлән массасын тиешенчә киптереп, тыгызлап, төргәкләргә урап, саклау урыннарына ташуны үзбиеклегендә оештырып, сыйфатлы әлеге мал азыгын күбрәк хәстәрләргә тырышучылар олы мактауга лаек. Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/selskoe-khozyaystvo/2026-08-19/eshne-ige-chige-yuk-4786718 Гөлназ Хуҗина

