🌾 Кырда уралар да, чәчәләр дә 🌾
🌾 Кырда уралар да, чәчәләр дә 🌾 ✅🌱 Игенчеләр бүген берничә фронтта эшли. Комбайннар урып-җыю эшләрен дәвам итә. Бер звено уңышы җыеп алынган басуларда саламны эскертләргә өю белән мәшгуль. Ә чәчү эшләренә “җигелгәннәр” киләсе ел уңышына нигез сала. Август азагында, сентябрь башында чәчелгән арыш, сүз дә юк, көчле шытымнары белән сөендерә. Уҗым культуралары чәчүнең уңайлы вакытын “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре кулдан ычкындырмаска тырыша. 📌📌Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/selskoe-khozyaystvo/2026-09-17/kyrda-uralar-da-ch-ch-l-r-d-4815908 📎 Лира Юрасова