✅90. Рәзимә Вәлиева — 26 сентября 2026 г. в 06:00:05.771
✅90. Рәзимә Вәлиева ✨ “Алга”ның 90нчы герое – Рәзимә Вәлиева. Аның турында мәкаләне гәзитнең 1977 ел 25 август 102 санында Фидаил Нуриев язган, исеме «Гомер юлы – якты маяк» (орфография һәм пунктуация саклана): «Очраганыгыз бардыр, шундый кешеләр була, андыйларны үз гомереңдә беренче тапкыр күрәсең, ә ул синдә гаҗәп тойгылар уята, әйтерсең лә аның белән гомерең буе танышсың, балачактан бергә уйнап үскәнсең, әйтерсең, ул синең яхшы дусларыңнан берсе, һәм, яшермичә, серләреңне бүлешәсең килә. Һәрхәлдә Рәзимә апа Валиева хакында нәкъ әнә шушы сүзләрне әйтер идем. Кушманак урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли ул. Тормыш юлы да артык катлаулы түгел, биографиясен ике-өч сүз белән күз алдына ачык китерергә мөмкин. Ваныш авылында туган, педагогик училище, аннан Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм менә 23 ел инде өзлексез балалар тәрбияли, халык мәгарифе отличнигы..." 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-09-23/90-r-zim-v-lieva-4823688 📎 Зәһинә Ибәтуллина