✅✅✅ Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Шушы көн... — 1 октября 2026 г. в 05:00:53.082
✅✅✅ Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Шушы көннәрдә “Трансстрой” кафесына районара төзүчеләр оешмасының лаеклы ялдагы хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасына җыелды. 🌼🌼🌼 Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән чыккан теләкләрне ишеттеләр. Район Советы секретаре Илшат Камалов, МСО ветераннар советы рәисе Илиза Карамова котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Әти-әнисенең авыр хезмәтен күреп, аларга карата зур хөрмәт белән үскән, бүгенге көндә гүр иясе булган Фәүзә һәм Рәфит Нургалиевларның кызлары Зәнфирә, Гөлфирә, Гөлнәрия, Илфания әлеге чарага килүчеләргә күчтәнәчләр тараттылар. Артабан инде бәйрәм матур, дәртле җырлар белән, күмәк биюләр, татар халкының уеннары белән үрелеп барды. 📌📌📌 Гөлназ Хуҗина