✅✨ Борайда яшәүче Айрат абый Нафыйков белән бер ун еллап танышмын. Мин өченче мәктәптә ...
✅✨ Борайда яшәүче Айрат абый Нафыйков белән бер ун еллап танышмын. Мин өченче мәктәптә укытучы булып эшли идем, ул ‒ мәктәп автобусы водителе. Укучыларны дәресләрдән соң Дүсмәт авылына илтеп куя идек. Хәтта мин мәктәптән киткәч тә әле, кече улымны балалар бакчасына илткәндә, һава шартлары начар вакытта ул юлда туктап, утырта иде. Минем “ярамас бит әле, Айрат абый”, дигән сүзләремә ул: “Ансы өчен борчылма әле син. Әнә улыңны уйла. Буран каршыга бит”, ‒ дип җавап бирә иде. И шунда аңа булган рәхмәтләрем. 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-09-30/ze-yb-t-bulsa-yash-ve-r-h-t-4837726