✅✅ Дәүләт бүләкләре тапшырылды
✅✅ Дәүләт бүләкләре тапшырылды 💯💯Уфада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелде. БР Хөкүмәте матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, агымдагы елда республика юлчыларына кимендә 900 чакрым юлны һәм 2000 погон метрдан артык күперне норматив хәлгә китерергә туры киләчәк. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча эшләргә аерым игътибар бирелә: аның кысаларында 221 чакрым юлны файдалануга тапшыру планлаштырыла. ‼Тармак вәкилләре алдында премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев чыгыш ясады. 💯– Башкортстан юллар челтәренең озынлыгы 52 мең чакрымнан артып китә: бу күрсәткеч буенча республика Русиядә икенче һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора, – диде республика Министрлар кабинеты җитәкчесе. – Бүген тармакта 10 меңгә якын юл төзүче эшли. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә ел саен юл челтәренең озынлыгы арта, яңа объектлар төзелә, республика халкының транспорт белән йөрү мөмкинлеге һәм уңайлылыгы арта. Тантаналы чара юл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды. 💥Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. 👍«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы – Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы автомобиль йөртүчесе Олег Мартынов «Башкортстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исеменә ия булды. Ул 25 елдан артык руль артында, аның хезмәте нәтиҗәсендә йөзләрчә мең километр юл норматив хәлдә. 👍Шулай ук шушы оешманың асфальтбетончы-варильщик Инил Мәрдановка Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы бирелде. Ул 1990 елдан бирле әлеге һөнәр буенча эшли, Мәрдановларның данлы хезмәт династиясен дәвам итә. Аның профессиональлеге һәм остазлыгы заводны асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгаруны һәм эш күләмнәрен уңышлы башкаруны тәэмин итә. 💯💯Бу бүләкләүләр – районның гына түгел, ә бөтен Башкортстанның горурлыгы. Алар, һичшиксез, башкалар өчен дә үрнәк булып торачак. ✅ Лира Юрасова.