✨❤ Ана күңеле балада
✨❤ Ана күңеле балада Яңа Кизгән авылында яшәүче Зенфира Фәрхетдинова өч бала әнисе. Өч бала гына түгел, ә өч улын ялгызы үзаллы тормышка аяк бастырган кеше ул. Тумышы белән Аскын районыннан булган кыз Бөре медицина училищесында укыганда дус кызына ияреп, Борайга кунакка кайта һәм монда төпләнеп калырмын дип һич кенә дә уйламый. Укып бетереп, кулына диплом алган яшь белгеч, әлбәттә, үзенең туган ягындагы үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Тик аңа биредә озак эшләргә туры килми. Әллә кайчан күз салып йөргән Яңа Кизгән авылы егете Фәрит аның белән тормышын бергә бәйләп, Борай районына алып кайта. Яшь килен бер генә көн дә өйдә эшсез утырмый. ✅✅ Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/care/2026-10-21/ana-k-ele-balada-4850527 Гөлназ Хуҗина