Перейти к содержимому
Максиметер

✅✅ Һәр мәсьәләгә – игътибар

✅✅ Һәр мәсьәләгә – игътибар ‼‼Унберенче ноябрьдә кичке сәгать 7дә республиканың төп киң мәгълүмат чараларының туры эфирында, төбәк җи-тәкчесенең социаль челтәр-ләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә булачак. 👍👍Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның халык белән турыдан-туры аралашуы республика халкы өчен мөһим мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә көнүзәк проблемаларны хәл итү механизмы да булып тора. Һәр ел саен үткәрелә торган бу чара халыкның сорауларын ишетергә һәм аларга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә. 💥💥Билгеләп үтәргә кирәк, былтыр бу чарага башкортстанлылардан тугыз меңнән артык мөрәҗәгать һәм сорау тапшырылды. Сораулар Борай районыннан да булды: Тепляк авылы депутаты, авыл старостасы, мәдәни оештыручы Илшат Шәйнуров һәм шәхси эшкуар, махсус хәрби операция яугиренең тормыш иптәше Эльвина Баһаутдинова авыл халкы белән бердәм Башкортстан Республикасы Башлыгының туры линиясенә видеомөрәҗәгать җибәргәннәр иде. Алар моңарчы күптәннән ремонтланмаган һәм авыл халкы өчен чын баш авыртуы булган юлның аяныч хәлдә булуына игътибар итте. 📌📌«Радий Фәрит улы, без Сезнең Тепляк авылыннан Борайга бара торган юлны ремонтлауда ярдәм итүегезне үтенәбез. Әлеге юл бик начар хәлдә. Бу автомобиль юлы буйлап бик күп транспорт уза. Көненә дүрт тапкыр мәктәп автобусы үтә. Сездән бу автоюлны ремонтлауда ярдәм итүегезне үтенәбез», – дип чыгыш ясадылар үзләренең видеомөрәҗәгатендә тепляклылар. 💯💯Республика Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый, барысы да эшкә алыначак дигән иде. Шулай булды да. 📍📍Быел Тепляк авылы халкы күптән көтелгән бүләккә ия булды – авылдан Борайга бара торган юлга ремонт ясалды. Бу вакыйгага халыкның актив гражданлык позициясе ярдәм итте. Борай-Тепляк авылы арасы 26 чакрым тәшкил итә. 2025 елның августында «Автодор» компаниясе көче белән әлеге юлның Бикҗән һәм Ваныш-Алпавыт авыллары арасындагы 6,5 чакрым озынлыктагы участогында юл ремонтланды. Тепляк авылына керә торган җирдә чуерташ салынды. Быел әлеге юлның калган участокларын торгызу дәвам ителә. 💫💫Бу вакыйга – халыкның борчылуларын ишетү һәм аларны хәл итү өчен реаль адымнар ясавы мисалы булып тора. «Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый» – бу сүзләр Тепляк авылына керә торган юл мисалы – туры элемтәнең реаль нәтиҗәсен күрсәтә. Радий Хәбиров белән аралашу мөмкинлеге республика халкына үз проблемаларын турыдан-туры җиткерергә, ә хакимияткә – аларны вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә. 📝📝 Республика җитәкчесенә берничә ысул белән сорау бирергә мөмкин: Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә (vopros.glavarb.ru), MAX милли мессенджерындагы чат-ботта (https://max.ru/glavarb_pl_bot), “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә (https://vk.me/glavarb_pl_bot), “Одноклассники”дагы чат-ботта (https://ok.ru/messages/c110967922972235) , “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисында (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/14193/ “Туры линия”гә видеомөрәҗәгатьләр һәм сораулар 10нчы ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә. Радий Хәбиров, шулай ук, “туры элемтә”гә килгән, ләкин эфирда яңгырарга өлгермәгән сораулар да игътибарсыз калмаячак, район хакимиятләренә, министрлык һәм ведомстволарга җибәреләчәге турында белдерде. Лира ЮРАСОВА.

449 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 438 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.