Сабантуйның иң дәртле ярышы — мотоблокларда узыш — 12 июня 2026 г. в 11:45:57.369
Сабантуйның иң дәртле ярышы — мотоблокларда узыш Бүген Иске Балтачта узган Сабантуй бәйрәмендә тамашачыларның аеруча зур игътибары мотоблокларда узышка юнәлде. Гадәти авыл техникасы бу көнне чын спорт машиналарын хәтерләтте. Ярышта катнашучылар махсус әзерләнгән трассада көч сынашты. Старт бирелү белән тамашачылар дәртләнеп, узышларны күзәтте. Тамашачыларның игътибары — узыш юлында, ә катнашучыларныкы җиңүдә иде. Киеренке бәйге нәтиҗәләре буенча финиш сызыгын беренче булып Марат Шакиров узды. Шулай итеп, ул быелгы Сабантуйның мотоблокларда узыш ярышында җиңүче булды. Икенче урын — Тимур Насыйровта. Өченче нәтиҗәне Ленар Нуриев күрсәтте. Сабантуй милли гореф-гадәтләрне саклап кына калмый, елдан-ел яңа һәм үзенчәлекле ярышлар белән дә баетыла. Быелгы мотоблоклар бәйгесе — моның ачык мисалы. ────────────── Комментировать ›

