Балтач халкы Россия көне һәм Сабантуй бәйрәменә җыелды. — 12 июня 2026 г. в 10:58:15.948
Балтач халкы Россия көне һәм Сабантуй бәйрәменә җыелды. Күп халык катнашлыгында үткән бәйрәм агросәнәгать комплексы алдынгылары, хезмәт коллективлары, яшьләрнең һәм спортчыларның, авыл хуҗалыгы техникасының тантаналы парадыннан башланды. Россия халыклары бердәмлеге елына, Зур һәм тату гаилә елына багышланган бәйрәмнең иң гүзәл өлеше - үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның театральләштерелгән тамашасы кунакларны мәйдан үзәгенә җыйды. Бәйрәмне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачты. Россия флагын күтәрү хокукы СВО ветераннарына бирелде. Сабантуй флагын алдынгы авыл хуҗалыгы җитәкчесе, "Правда" җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидат Фәритов күтәрде. Бәйрәмдә зур кунаклар катнашты. Тантана барышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм районның төрле эшчәнлек өлкәләре алдынгылары бүләкләнде. Районыбыз эшчән кешеләре, тармак уңганнары белән генә түгел, авылларда яшәгән үрнәкле гаиләләре белән дә билгеле. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә унөч, унбер, биш бала тәрбияләгән күп балалы гаиләләр хөрмәтләнде. Утыз ике кыз һәм малайга тантаналы шартларда төп документ - паспортлар тапшырылды. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып тәрбияләнгән, әлеге вакытта югары уку йортында белгечлек үзләштергән балтачлы фатир ачкычларын кабул итте. Өч кешегә районыбызны төрле яклап үстергәннәре өчен "Балтач районының Почетлы гражданины" исеме бирелде. Алар - Гыйззәт Суфияров, Рифат Сафин һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин. Бер төркем балтачлылар "Г. Галиев Батырша" премиясе лауреатлары сафын тулыландырды. Сабантуй мәйданында профессиональ артистлар һәм районның үзешчән сәнгать осталарының концерты, милли уеннар, төрле ярышлар дәвам итә. ────────────── Комментировать ›

