Көнтүгеш егете Фирдәвис Бәләгытдинов истәлегенә бәет Казанда басылды. — 7 июля 2026 г. в 04:29:15.806
Көнтүгеш егете Фирдәвис Бәләгытдинов истәлегенә бәет Казанда басылды. Көнтүгеш авылыннан Чечня сугышы корбаны Фирдәвис Бәләгытдинов истәлегенә Асия Мостафина иҗат иткән “Фирдәвис бәете” “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының әле яңа Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 14 нче – “Бәетләр” томында басылып чыккан. Бу хакта томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш мәкалә авторы И.К. Фазлетдинов “Тулпар” журналы төркемнәрендә һәм сайтында язып чыкты. Фирдәвис Галихан улы Бәләгытдинов 1999 елның көзендә контракт нигезендә Чечня сугышына юлланган иде. Кызганыч, 2000 елның гыйнварында Грозный шәһәре өчен барган алышларда егетнең яшь гомере өзелде. Авылдашлары Фирдәвис Бәләгытдиновны онытмыйлар, аның истәлеген мәңгеләштереп авыл уртасындагы обелискка тактаташ урнаштырдылар, истәлекле урында җыелып авылның батыр улларын искә алалар. Фирдәвис бәете сайтта: https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-07/k-nt-gesh-egete-fird-vis-b-l-gytdinov-ist-legen-b-et-kazanda-basyldy-4742869 ────────────── Комментировать ›

