45 елдан соң очрашу — 29 июля 2026 г. в 17:03:17.639
45 елдан соң очрашу Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә һәркемнең күңелендә балачак һәм яшьлек еллары, тәүге уңышлар, беренче дуслар, кадерле укытучылар белән бәйле якты хатирәләр яңара. Еллар үтә, тормыш һәркемне үз юлыннан алып китә. Әмма туган мәктәпкә илткән сукмак беркайчан да онытылмый. Шушы көннәрдә Штәнде урта мәктәбендә 1981нче елгы чыгарылыш укучыларының мәктәпне тәмамлауга 45 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе узды. Озак еллар вакыт узса да, сыйныфташлар бер-берсен күргән мизгелдә үк яшьлек елларына кайткандай булдылар. Кочаклашулар, ихлас елмаюлар, хатирәләр белән уртаклашулар бу көнгә аерым җылылык өстәде. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-29/45-eldan-so-ochrashu-4766736 ────────────── Комментировать ›

