Педагогик хезмәт ветераны Зәлфирә Каспрановага — 95 яшь. — 29 июля 2026 г. в 11:01:21.556
Педагогик хезмәт ветераны Зәлфирә Каспрановага — 95 яшь. Әлеге вакытта Уразай авылында яшәүче Зәлфирә Мөгаллим кызын гомер бәйрәме белән тәбрикләргә “Изге уй” “учреждениесе директоры Фәридә Гәрәйшина, социаль хезмәткәр Эльмира Шәяхмәтова, бергә эшләгән хезмәттәше, педагогик хезмәт ветераны Рәзилә Мостафина, олы юбилеен билгеләгән мөгаллимәнең элекке укучысы Фәйрүзә Әсләмова килде. Чишмә районының Үрге Тирмә авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән Зәлфирә Каспранова. Ун яше тулуга Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләре фронтка алына. Ялгыз ана карамагында җиде бала кала. Ул елларны бүгенгедәй хәтерли Зәлфирә апа. Авыл яныннан челтерәп аккан чишмә буена халык рәт - рәт чөгендер утырта. Аны су сибеп үстерәләр. Һәр гаиләнең үз рәтендәге чөгендерләр яфрак чыгарып ныклап үскәч, шул яфракны кисеп алып кайтып сөт белән бутап аш ясап тукланалар. Тау башында кура җиләге өлгерә. Бала-чага иртәдән чиләкләп җиләк җыеп кайта. Аны да сөткә бутап тамак ялгыйлар. —Безнең колхоз бик көчле иде. Басуда кыяр, помидор, кура җиләге, суган, орлык суганы үстерделәр. Шушы үсентеләрне сигезәр алым алып эшкәртәбез. Төнлә җыелган уңышны иртән Уфага илтеп сатабыз. Унике яшь тулгач, ике кыз, сөт сатарга йөри башладык. Кичтән савылган сөтне салкын урында тотып салкынайтабыз. Унике литрлы бидоннарны көянтәгә элеп иртәнге сәгать алтыдан электричкага барабыз. Аңа утырып Уфага килеп җитеп “Левая Белая” станциясендә төшәбез. Көянтәне алмашлап күтәреп атлыйбыз. Уфага кергәч, өй рәтеннән кереп сөт тәкъдим итәбез. Безне танып белә башладылар. Шәһәрнең Пушкин, Гафури урамнарына җиткәнче сөт сатылып бетә, — бала чак, үсмер еллары истәлекләрен хәтерендә яңартканда героемның битләре, иреннәре тартышып киткәнен тойдым. Тырыш, егәрле, һәр эшне төгәл итеп башкарырга күнегеп, чыныгып үсә Зәлфирә. 1955нче елда Уфа шәһәрендәге педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Яшь белгечне эшкә Балтач районының Югары Карыш урта мәктәбенә билгелиләр. Биредә хезмәт юлын башлап физика, математика фәннәрен укыта. Балтач районында бәхетен дә таба Зәлфирә Мөгаллим кызы. Богдан авылыннан фронтовик, рус теле укытучысы Вәлидиян Исмәгыйлов белән язмышын бәйли. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-29/pedagogik-hezm-t-veterany-z-lfir-kaspranovaga-95-yash-4766564 ────────────── Комментировать ›

